joomlarulit.com

Бүген, 26 апрель, 1886 елда туган бөек халык шагыйре

Балачак

Булачак шагыйрь хәзерге Арча районының (ул вакытта Казан губернасы, Мәңгәр вулысы) Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып биш ай үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.

Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла Габдулланы, озак та тормастан, әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямчыга утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямчы исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри...

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул ал­тынчы гаиләгә күчә.

Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.

Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

Уральск чоры

Тукай барып урнашкан нигез Казан артыннан була: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов. Бу вакытта Уральск шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе Тукайны «Мотыйгыя»га урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле, Коръән Хафиз (яттан белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына эчә»...

Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.

1905 ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә.

Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск боль­шевиклары бу типографияне революцион листовкалар тарату өчен файдаланалар. Ихтимал, шулар йогынтысындадыр, Тукай 19051907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Уральск төбәгендәге кадимчеләр, байларны тәнкыйть итә, тынгысыз журналист буларак таныла.

Җаек — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әл-гасрел җәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрел җәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай. Кыска­сы, ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Ырынбурда, Петербургта яхшы беләләр.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.

Казан чоры

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә.

Ул Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.

1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

Шул чорда Тукай белән Фатих Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган. Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал ерак Җаектан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр...

Тукай килгәнче Казанда халык әдәбияты, балалар әдәбияты мәсьәләләре беркайчан да проблема итеп күтәрелмәгән була әле. Дөрес, халык кулында балалар яратып укый торган Каюм Насыйри, С.Рахманколый, Таиб Яхин китаплары, аерым хрестоматияләр була. Казанның әдәби көчләре дә инде байтак танылган. Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтовлар инде билгеле талантлар. Казан – университетлы, институтлы, берничә гимназияле, күп сандагы реаль училищелы, мәдрәсәле, бик күп клублы, әллә ничә төрле җәмгыятьле шәһәр. Әллә ничә газета-журнал, әллә ничә басмаханә бар анда. Тукай Казанга килгәч тә, әнә шул мәдәният-мәгьрифәт атмосферасына чумып, иң кирәкле ике юнәлешне сайлап ала: халык әдәбиятын күтәрү һәм яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу. Тукай балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, халык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.

Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. Концертларда үзе чыгыш ясый. 1910 елның 15 апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Шагыйрь үзенең табигый фикер әзерлеге белән илдә яңа революцион күтәрелеш башланганны тоеп ала.

Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры. Китап нәширләре алдан ук аның әсәрләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрләрен Оренбургтагы «Шура» белән «Вакыт» та, Казандагы «Йолдыз» да көтеп кенә тора. Ихтимал, Галиәсгар Камал йогынтысындадыр (ул «Йолдыз» редакциясендә эшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге «Йолдыз»да басыла. Социаль-сәяси эчтәлекле «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез бирә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән дини-фәлсәфи-әдәби-сәяси журнал «Шура» Тукайның байларны тәнкыйть иткән үткен социаль мотивлы «Сайфия» шигырен дөньяга чыгара. Татар театрының эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар бирә. Театрның үзәгендә төп фигура – Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы – Г.Камал. Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхлакый яктан гына түгел, социаль караштан чыгып та билгели. Тукайның «Болгар»да торганда да, «Амур»да яшәгәндә дә бүлмәсе буш булмый. Татар интеллигенциясенең мондый җыелышларын яшерен агентура аркылы жандармерия һәм полиция күзәтеп тора. Кунакларның төрлесе була. Шагыйрь үз тирәсендә йөргән гайбәтчеләрдән качарга тырыша. Әмма бүлмәсенә Хөсәен Ямашев килгән минутларны ул гомерендәге иң якты минутлардан исәпли.

Кайвакытта, Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Түбән Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында була; Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә булганда да гел хәрәкәттә: әле «Шәрык клубы»нда концертта катнаша, әле «Мөхәммәдия» шәкертләре алдында чыгыш ясый, Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911 елның ахыры — 1912 елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.

Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. Шуның өстенә 1912 елның мартында зур фаҗига кичерә: ул «әүлия» дип атаган Хөсәен Ямашев — татар халкының иң гүзәл улларыннан берсе — кинәт үлеп китә. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. Тукай Хөсәенгә багышлап ике шигырь яза. Ямашев үлгәч, ничектер дөньядан күңеле бизеп китә. Ул сәяхәткә чыга, Уфада, Петербургта була, аннан тагын Уфага килә. Дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казакъ даласына барып кымыз эчә. Бу йөрүләр, бу сәяхәтләр нәтиҗәсе буларак, искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа. Шулай да гомер елларының инде санаулы гына калганын Тукай аңлый. Дөресрәге – айларының. Шуңа күрә бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга. 1912 елның җәендә Ф.Әмирхан белән бергәләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятләнәләр. Моның нашире итеп шул заманның алдынгы фикерле укымышлысы Әхмәтгәрәй Хәсәнине күндерәләр. Хәсәниләрнең Аккош күле янындагы дачасында мондый карар кабул ителә: журналны «Аң» дип исемләргә. Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырь яза.

Соңгы көннәр

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мөрәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе турында язуы, «Уянгач беренче эшем», «Юбилей мөнәсәбәте белән», «Ике ихтар» кебек публицистикасы һәм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре», «Суык» шигырьләре — чын мәгънәсендә шедеврлар.

 1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырылмый. Матбугат органнары илнең төрле почмакла­рыннан килгән кайгы телеграммалары белән күмелә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр күренә. Бигрәк тә «Мусульманская газета» бу кайгылы хәлгә күп урын бирә. Анда телеграммалардан тыш Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербург газетасы «День» Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, бер­ничә шигырьнең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Тһе Russian Review» (Рус журналы) 1914 елда Тукай турында мәгълүмат бирә, аның «Пар ат» шигырен инглизчә бастыра. Тукай турында Төркия матбугатында күп языла...

Тукай иҗат мирасы безнен ягын чагылыш табылган өчен без горурланабыз. Әстерханда татар иске яшәү урында-элеккеге татар бистәдә бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьчегә,җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай багышланган һәйкәл билгеләнгән (скверда урамнары киселешендә-Александрова һәм Адмирала Нахимова).

Муса Мостафа улы Җәлилов

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була.

Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таны¬ша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъяз¬ма журналга урнаштыра бара.

Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения» мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә.

1919 елның октябрендә, Оренбург шәһәре Дутов гаскәрләре тарафыннан камап алынган чорда, Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. Шуннан соң аның революция, көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый. 1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. Шушы ук вакытларда ул, кулына корал алып, ирекле коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тар-мар итү операцияләрендә катнаша.

1921 елның афәтле җәен М. Җәлил яңадан Оренбург шәһәрендә уздыра. Көзен аны, партиянең губерна комитеты рекомендациясе белән, Оренбург хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Алты айдан мәктәпне тәмамлагач, ул Халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авырып китеп, тиздән укуын ташларга мәҗбүр була. Аннан да бигрәк ул Казанга, татар мәдәниятенең үзәгенә ашкына.

1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1925-1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губерна) комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1929 елда М. Җәлил партия сафына член булып керә.

1933-1934 елларда М. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Үзәк газеталарда эшләгән елларда ул, журналист-хәбәрче буларак, күп кенә промышленность предприятиеләренә, колхоз-совхозларга бара» халыкның .тюрмышы һәм хезмәте белән якыннан таныша. Болар һәммәсе аның әдәби иҗатында билгеле бер чагылыш табалар. 1934 елда шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен эченә алган шактый зур җыентыгы («Орденлы миллионнар») басыла һәм шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга.

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен, классик опера һәм балет либреттоларының язылу хасиятләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була: әсәрләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчәя, җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибар арта. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән «аерылып торган шигырьләр, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр-драматик поэма жанры да барлыкка килә. «Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә.

М. Җәлилнең 1934-1941 еллар арасында язган лирик шигырьләре, җырлары, «Хат ташучы» (1938), «Алтынчәч» кебек поэмалары сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдир ителәләр.

1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында каршылый.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

«Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.

М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

М. Җәлил 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Top